НОВОСТИ

Кулинария патшабикәсе

5 / мар / 2021
Кулинария патшабикәсе - фото

Дүртөйле районынының Күккуян авылында яшәүче Һәдия апаны авылдашлары булдыклыгы өчен “уңган” дип йөртәләр иде. Ул берүзе өч кызын һәм улын тәрбияләп үстерде, ире сугышның башында ук яу кырында башын салды. Авылдагы бер мәҗлес тә Һәдия ападан башка үтмәде диярлек, чәк-чәк, урама, зур бәлеш пешерергә аны чакыралар иде.

Кызы Индүсә дә әнисенең тырышлыгы белән генә авылдан чыгып китә алды. Һәдия апа колхоз рәисеннән хатыны аша кызын шәһәргә укырга җибәрергә рөхсәт алды. Ләкин кызны алда тагын бер җитди сынау көткән икән. Аттестатында гел яхшы билгеләр булуга карамастан, Индүсә, урыс телен начар белгәнлектән, медицина училищесына имтиханда инша язганда түбән билге алды. Әнисе бит аны ничекләр тырышып шәһәргә озатты, ә ул имтиханны тапшыра алмады, хәзер ничек итеп авылга кайтмак кирәк?! Индүсә бераз уйланды да документларын башкаланың Карл Маркс урамындагы кулинария училищесына тапшырды...

Кыз, 1961 елда уку йортын тәмамлап, “Нефтьче” ресторанында 5нче разрядлы аш пешерүче булып эшли башлады. Ресторанда эшләү аңа беренче көннән үк ошый иде. Ябык, һәрвакыт йөгереп кенә йөрүче, төрле сораулар белән өлкән хезмәттәшләренә еш мөрәҗәгать итүче кызны ике айдан мөдирнең җитештерү буенча урынбасары итеп тәгаенләделәр.

1966 елда Индүсә Әмир кызы читтән торып Мәскәү совет сәүдәсе техникумын тәмамлады, азык-төлек әзерләү буенча техник-технолог һөнәрен үзләштерде. Ашнакчы-бригадир, мөдир урынбасары, Республика рестораннар трестының җитештерү буенча мөдире булып эшләде. 1977 елда БАССР Министрлар Советы оештырган ике еллык кулинарлар курсын тәмамлады. 1985 елга кадәр курсларның базасы булган “Россия” ресторанында мастер булып хезмәт салды. Бу елларда Индүсә Арсланова дистәләрчә кулинар һәм ашнакчы әзерләде. 1976 елда Индүсә Әмир кызы “Русия мастер-ашнакчысы” исеменә имтихан тотты һәм бу исемгә Башкортстанда беренчеләрдән ия булды.

Нәкъ Индүсә Арсланова русиялеләрне һәм чит ил кунакларын Башкортстанның милли аш-суы белән таныштырды, дисәк, һич арттыру булмас. 1977 елда Индусә Әмир кызы җитәкчелегендәге бригада СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә башкорт милли аш-суы әзерләде. 1981 елда ул җитәкчелек иткән ашнакчылар бригадасы Германия Демократик Республикасында немецларны милли ашлар әзерләргә өйрәтте һәм “Башкирия” ресторанын ачарга ярдәм итте. Индүсә Әмир кызы башкалабыз Уфадагы “Һалле” ресторанын ачуда да актив катнашты. 1992 елда ул җитәкчелек иткән бригада Австриядә башкорт милли аш-суын тәкъдим итте.

“Кулинария патшабикәсе” Индүсә Әмир кызы илле елдан артык фидкарь хезмәте өчен “Халыклар дуслыгы” ордены, “Хезмәт ветераны” медале, “Совет сәүдәсе отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән, 1996 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 2006 елда Индүсә Арслановага азык-төлек индустриясе өлкәсендә иң югары бүләк — “Алтын торна” тапшырылды. 2016 елда Русия Кулинарлары ассоциациясенең “Дәрәҗә билгесе кавалеры”исеменә лаек булды.

Индүсә Арсланова башкорт аш-суын актив пропагандалаучы булып тора. 1985 елда — “Блюда башкирской кухни” дигән 15 фотооткрыткадан торган җыелма, 1988 елда “Башкирская кухня” дигән альбом чыгарды. Алар тиз арада сатылып бетә.

1977 елда Мәскәүдә очрашкач, милли аш-су турында китап чыгару идеясен аңа коллегасы, Татарстанның мастер-ашнакчысы Юныс Әхмәтҗанов бирә. Индүсә Әмир кызының беренче китаплары дөнья күргәнгә кадәр байтак вакыт үтә. Индүсә Арсланова — “Блюда башкирской кухни”, “Башкирская кухня”, “Традиционная и современная башкирская кухня”, “Сәк-Сәк менән Бауырһаҡ нисек тәмле ризыҡ әҙерләргә өйрәнде. Как Чак-Чак и Баурсак научились вкусно готовить”, “Кухня народов Башкортостана”, “Мусульманская кухня. Традиции и праздники в Исламе”, “Выпечка на любой вкус”, “Авторские рецепты и кулинарные секреты Индусы Арслановой” дигән китаплар авторы.

— Җәмәгать туклануы өлкәсендә “Яхшы ашнакчы яхшы табиб кебек”, дигән гыйбәрә бар. Моның белән килешмәү мөмкин түгел, чөнки аш пешерү – ул зур җаваплылык һәм авыр хезмәт. Мин илле елдан артык гомеремне шушы хезмәткә багышладым һәм бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады, — ди шушы көннәрдә 80 яшен билгеләүче Индүсә Арсланова.

Индүсә Әмир кызын күркәм юбилее һәм якынлашып килүче 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлыйбыз!

Фото: Фәнүз Хәбибуллин.

Автор: Фануз Хабибуллин.

Источник: Газета «Кызыл Тан»

НОВОСТИ ПО ТЕМЕ